“Уңыш һәм куркынычсызлык” дигән Бөтенроссия конкурсы игълан ителгән

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан хезмәтне саклау өлкәсендә  эшне  иң яхшы оештыруга “Уңыш һәм куркынычсызлык”  дигән Бөтенроссия конкурсы үткәрелә.  Конкурста  нинид оештыру-хокукый формаларында булуларына карамастан оешмалар һәм оешмалар берләшмәләре катнаша.  Алар РФ җирлегендә эшчәнлек алып барырга тиеш. Конкурста шулай ук РФ субъектларының хезмәт буенча башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары да катнаша ала.

Билгеләп үтик, конкурсның тәмамлану вакыты 2015 нче елның 17 нче апреленә кадәр озайтылган.

Җиңүчеләрне  һәм призерларны котлау тантанасы Сочи шәһәрендә 13 нче апрельдән 17 нче апрельгә кадәр үткәреләчәк хезмәтне саклау Бөтенроссия атнасы кысаларында узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International