Хезмәт законнарын үтәү турында

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Питрәч районы  прокуратурасы йөкләмәсе буенча “Агрофирма «Марс” ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар.

 

Тикшерү барышында  хезмәт хакының предприятие килешүе нигезендә күрсәтелгән срокларны бозып түләнүе, отпускларга түләүнең  срокларны бозып, хезмәт хакы белән бергә генә бирелүе (РФ Хезмәт Кодексының 136 нчы маддәсе), шулай ук хезмәт килешүе  туктатылган чакта  хезмәткәргә эштән азат ителгән көнендә түләнергә тиешле барлык суммаларның, отпуск акчаларының да түләнеп бетмәве   ачыкланган (РФ Хезмәт Кодексының 140 нчы маддәсе).

Хезмәт хакын түләүнең срокларын бозган чакта акчалата компенсация, отпуск өчен түләү, эштән киткән чакта һәм башка очракларда хезмәткәрләргә тиеш булган түләүләр түләнми (РФ Хезмәт Кодексының 236 нчы маддәсе). 

Шул ук вакытта хезмәт законнарын башка төр бозу очраклары да билгеле булган.  Мисал өчен, хезмәткәрләр белән төзелгән хезмәт килешүләренең кайберләре РФ Хезмәт кодексының 57 нче маддәсенә туры килеп бетми.

Уздырылган тикшерү буенча материаллар хәзерге вакытта Питрәч районы  прокуратурасында  карала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International