Билгесез солдат көненә, Ватан Геройлары көненә һәм Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүгә 35 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында 1 нче декабрьдән 15 нче декабрьгә чаклы Биектау районы мәктәпләре укучылары арасында рәсем конкурсы уздырылган.
Яр Чаллының “Доверие - Ышаныч” комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре авыручыларның җәфаларын мөмкин кадәр киметергә тырышалар. Алар авыруларны тернәкләндерү чаралары, авыручыларны караучылар белән тәэмин итү буенча ярдәм итә ала торган хәйрия оешмаларын, шәхси затларны табалар.
Шушы көннәрдә Кукмараның “Милосердие” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитет рәисе урынбасары Татьяна Воропаева булып киткән. Аның белән бергә үзәктә Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара районы советы рәисе урынбасары Равия Кәримуллина һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Җамалиева да булган.
Һөнәри юнәлеш бирү һәм ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре көне уңаеннан Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль педагогы тарафыннан 12-13 яшьлек 24 бала өчен шәһәрнең ГХАТ идарәсенә экскурсия оештырылган.
Яр Чаллының “Доверие - Ышаныч” комплекслы үзәгендә 700дән артык өлкән яшьтәге кеше һәм инвалидка, шулай ук балигъ булмаган балалары булган аз тәэмин ителгән гаиләләргә социаль хезмәтләр күрсәтелә.
Халыкара волонтерлар көне уңаеннан Сарманның “Шәфкать” комплекслы үзәгенең залында доброволец үзәгенең иң актив волонтерлары җыелган. Бу көнне 2014 нче ел доброволецлары исемнәре билгеле булган.