Яр Чаллының “Доверие - Ышаныч” комплекслы үзәгендә 700дән артык өлкән яшьтәге кеше һәм инвалидка, шулай ук балигъ булмаган балалары булган аз тәэмин ителгән гаиләләргә социаль хезмәтләр күрсәтелә.
“Махеев” иминият фонды үзәкнең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы гражданнарга адреслы хәйрия ярдәме күрсәткән. Пенсионер һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә 342 кг яшел кыяр таратылган. “Махеев” фонды тарафыннан бирелгән ярдәм гражданнарның кышкы рационын баетырга ярдәм иткән. Алар хәйриячеләргә зур рәхмәт җиткергәннәр.