Шушы көннәрдә Кукмараның “Милосердие” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитет рәисе урынбасары Татьяна Воропаева булып киткән. Аның белән бергә үзәктә Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара районы советы рәисе урынбасары Равия Кәримуллина һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Җамалиева да булган.
Кунаклар тернәкләндерү үзәге эшчәнлегенең барлык юнәлешләре белән танышканнар. Бинаны, белгечләрнең бүлмәләрен, төркемнәр өчен бүлмәләрне караганнар. Социаль-көнкүреш адаптация кабинетында аларның игътибарын эрготерапия өчен җиһазлар һәм җайланмалар җәлеп иткән. Дәвалау физик культурасы кабинетында үзәк белгече яңа кайткан тернәкләндерү җиһазлары, шулай ук Гросс тренажерын күрсәткән.
Үзәк белгечләре инвалид балаларны тернәкләндерү методлары, инновацион технологияләр кертү турында сөйләгән.