Баулы районында мөмкинлекләре чикле кешеләр мәнфагатьләрен кайгырту максатыннан күп кенә чаралар уздырыла. “Милосердие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ярдәме белән күптән түгел биредә инвалид хатын-кызлар арасында җиңел хатын-кыз күлмәге тегү буенча сморт-конкурс үткән. Ул “Ситсы был” дип аталган. Бу кызыклы чараны Баулының инвалидлар җәмгыяте рәисе Хаҗәрия Мортазина оештырган.
Нәтиҗәдә артистизм һәм фантазия өчен Надежда Николаева, оригинальлек һәм нәфислек өчен Сиринә Нурсәетова, иң яхшы мөселман киемнәре өчен Флюра Шиһапова җиңүче дип танылган.