Яр Чаллының “Доверие - Ышаныч” комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре авыручыларның җәфаларын мөмкин кадәр киметергә тырышалар. Алар авыруларны тернәкләндерү чаралары, авыручыларны караучылар белән тәэмин итү буенча ярдәм итә ала торган хәйрия оешмаларын, шәхси затларны табалар.
Чираттагы тапкыр хәйриячеләр тарафыннан Автозавод районы бүлекчәсе тарафыннан хезмәтләр күрсәтелә торган гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтелгән. Сәламәтлек мөмкинлекләре буенча урын өстендә ятарга мәҗбүр булган кешеләргә инвалид коляскасы, суыткыч, берничә кап памперслар бүләк ителгән.
Әлеге гаиләләр күрсәтелгән ярдәм өчен бик зур рәхмәт белдергәннәр.