Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,73%ны тәшкил итә

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 16 нчы декабрьгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14839 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 191 кешегә артыграк. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,73% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 39073 кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1144 эш урыны ачык дип белдергәннәр.

Хисап атнасы барышында исә 775 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 424 се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 84  кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 42 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 14 меңнән артыграк  эшсез катлам туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International