Сарманның “Шәфкать” комплекслы үзәгендә волонтерлар җыелышы узган

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Халыкара волонтерлар көне уңаеннан Сарманның “Шәфкать” комплекслы үзәгенең залында  доброволец үзәгенең иң актив волонтерлары җыелган.  Бу көнне 2014 нче ел доброволецлары исемнәре билгеле булган.

Волонтерлар билгеләгәнчә, “Волонтер” үзәгенең  девизы “Яхшы эшләр яхшы ният белән” дип яңгырый.  Алар Сарман районында беренче елын гына яхшы эшләр эшләми инде. Эшчәнлекләре киләчәктә дә дәвам ителер, дип өметләнәләр “Шәфкать” үзәге белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International