Иң күп эштән китүчеләр – күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагыннан

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 10 нчы декабрьдән алып 16 нчы декабрьгә  чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 102 кеше  күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен, эшкәртүче җитештерү тармагында 93 кеше эшсез дип билгеләнгән.

Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: транспорт һәм элемтә – 61, төзелеш – 60, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 50, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 42, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 42, мәгариф өлкәсе – 35, икътисад эшчәнлеге – 28, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 23, дәүләт идарәсе – 19, сәламәтлек саклау – 19, электроэнергия, газ, су  җитештерү һәм тарату – 12, файдалы казылмалар табу – 9. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International