Билгесез солдат көненә, Ватан Геройлары көненә һәм Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүгә 35 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында 1 нче декабрьдән 15 нче декабрьгә чаклы Биектау районы мәктәпләре укучылары арасында рәсем конкурсы уздырылган.
Конкурста Биектау районының 1-4 нче сыйныфлар укучылары катнашкан. Барлыгы 27 хезмәт кабул ителгән.
“Өмет” комплекслы үзәге конкурса катнашкан балаларга, аларның сәнгать җитәкчеләренә, район мәктәпләренә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен зур рәхмәт белдерә. Конкурска тапышырылган барлык эшләр “Өмет” үзәгенең тематик күргәзмәсендә урын алачак, аларның фотолары www.kcsonemet.ru. сайтына урнаштырылачак.