Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән ведомство һәм ведомтствоара учетта торучы гаиләләр буенча рейд уздырганнар. Бу рейд көнкүреш янгыннарын, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен сакламау очракларын, кеше үлемнәрен, матди зыянны кисәтү максатыннан уздырылган.
Ата-аналар белән кисәтү әңгәмәләре, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен саклау буенча инструктаж үткәрелгән. Аларга янгын куркынычсызлыгы турында белешмәлекләр таратылган.