Бүген Хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт бинасында төбәкләр белән селектор киңәшмә булып узды. Биредә 9 нче октябрьдә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец уздырган рәсми булмаган мәшгульлекне киметү турында киңәшмә беркетмәсен тормышка ашыру мәсьәләсе каралган. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашкан.
Киңәшмә барышында республиканың муниципаль берәмлекләрендә администрация башлыклары җитәкчелеге астында рәсми булмаган мәшгульлекне киметү, “соры” хезмәт хакларын легальләштерү, бюджетныкы булмаган фондларга кертемнәр җыелуны арттыру буенча эш төркемнәре булдыру бурычы куелган.