Кукмараның “Тылсым” комплекслы үзәге каршындагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен “Бөтен җәмгыять белән ришвәтчелеккә каршы” дигән темага түгәрәк өстәл узган. Фикер алышуга районның ветераннар советы рәисе Мияссар Мансуров, Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм Дәүләтовны да чакырганнар.
Түгәрәк өстәлне “Тылсым” үзәге директоры Нурсия Мөбәрәкова алып барган. Учреждениенең антикоррупция өлкәсендәге эшчәнлеге белән директор урынбасары Гөлнара Бадыгиева таныштырган. Юрисконсульт Резеда Садыкова законны бозган өчен җаваплылык төрләре турында сөйләп киткән.