Кукмараның “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы балалар юл иминлеге кагыйдәләре буенча дидактик уенда катнашканнар

2014 елның 19 декабре, җомга

Кукмараның  “Милосердие”  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре  юл иминлеге кагыйдәләрен пропагандалау инспекторы һәм Кукмараның  ЮХИДИ дирекциясе башлыгы белән берлектә юл кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара уздырганнар. Балалар ике командага бүленеп ярышканнар. Викторина сорауларына җавап биргәннәр, транспорт турында белемнәрен күрсәткәннәр, юл билгеләрен отканнар.

Уеннарда җиңүчеләргә  истәлекле бүләкләр тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International