Менделеевскиның “Берег надежды” комплекслы үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен ат-спорт базасына кызыклы экскурсия оештырганнар. Ат дворында балаларны биредә эшләүче Люция Алибаева каршы алган. Ул атларның токымнары турында гына сөйләп калмаган, һәрберсенең аермалы якларын да аңлатып узган.
Экскурсия барышында балалар җанланып әңгәмә корганнар, куяннарны да карап үткәннәр.
Әмма иң кызыклысы балаларның шотланд понисында йөрүләре булган. Белгечләр әйтүенчә, иппотерапия балаларга бик файдалы булыр иде. Шуның өчен аларны бирегә ешрак алып килергә дип сүз куешканнар.