Түбән Каманың “Веста” үзәге карамагындагы балаларга уңышка ирешү турында сөйләгәннәр

2014 елның 19 декабре, җомга

 Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль педагогы И.Солтанова һәм  белгеч Л.Горюшева 9-10 яшьлек 10 бала өчен “Минем планнарымда бары тик уңыш” дигән төркемле чара уздырганнар.

Балалар белән тормышта нинди уңай установкалар булдырып була дигән темага әңгәмә корылган. Алар уңыш кешенең үзеннән генә торамы дигән темага фикер алышканнар. Социаль педагог балаларны вакытны дөрес итеп бүләргә өйрәткән.Нәтиҗәдә, һәр бала үзенең мөмкинлекләренә карап, көнен бүләргә, эшләрен планлаштырырга  өйрәнгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International