“Барс канатлары” тренерсыз уйнаган

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Казанның  коляскадагы баскетболчылар командасы  шушы көннәрдә Литвадан кайтты. Анда коляскалы баскетбол буенча  халыкара турнир узды. Казанлылар биредә Беларусия, Латвия һәм Төмән командаларын отып 3 нче урын алдылар. Әмма безнең дружинага  уйнаучы тренер – Василий Кочетковтан башка “көрәшергә” туры килгән. Билгесез сәбәпләр аркасында  авиаочыш вакытында аның спорт коляскасына хәйран гына зыян  күргән.

Турнирда беренче урынны Санкт-Петербургтан “Невский Альянс” командасы, икенче урынны Литва командасы яулаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International