Бу ярышта Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләр дә катнашкан. Конкурста берничә тур булган. Аларда катнашучылар үзләренең кыяфәтләрен генә түгел, интеллектуаль мөмкинлекләрен дә күрсәткәннәр. Алар үзләренең тормышлары турында видеопрезентация әзерләгән, җырлар башкарган. Әмма иң күңеллесе кичке күлмәкләрдән дефиле булган.
“Юлдаш”чы хатын-кызлар арасыннан Марина Липатова “Мисс Соклану” номинациясендә, Оксана Большова “Мисс Романтика” номинацияләрендә җиңү яулаган. Аларга дипломнар, бизәнү кирәк-яраклары бүләк ителгән. “Чистай энҗесе” дип исә Лилия Әглиуллина танылган. Аңа телевизор һәм фотосессиягә сертификат бүләк ителгән.