Бүген Эльмира Зарипова "Республика Татарстан" газетасына интервью бирәчәк

2014 елның 19 декабре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Республика Татарстан" газетасы корреспонденты белән очрашачак. 
Газетага биргән интервьюда министр хезмәт базарындагы хәл, яңа эш урыннары булдыру, башка илләрдән хезмәткәрләр җәлеп итү, эшсез гражданнарны укыту, халыкның социаль яктан якланмаган катлауларын эш урыннары белән тәэмин итү турында сөйләячәк. 
Аннан тыш, интервьюда эш эзләүчеләрнең эш урыннарына карата таләпләре, республикада квалификацияле кадрларга ихтыяҗны күзәтү кебек мәсьәләләр буенча да сөйләшү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International