Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр өчен Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар циклы оештырды.
Бүген Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты белгечләре олы буын өчен профессиональ ориентацияга багышланган “Һөнәрләр фестивале” викторинасы уздырды. Чара укучыларның киләчәк һөнәрләрен сайлаганда төптән уйлап эш итүләренә юнәлдерелгән.
Халыкара гаилә көнен билгеләү кысаларында Республиканың мәгълүмати-методик үзәге белгечләре гаилә бәйрәме үткәрде. Республиканың 4 районыннан 26 гаилә өчен “Татарский страус” дигән тәвә кошлары фермасына экскурсия оештырылды.