Республиканың мәгълүмати-методик үзәге 26 гаилә өчен чара уздырды

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Халыкара гаилә көнен билгеләү кысаларында Республиканың мәгълүмати-методик үзәге белгечләре гаилә бәйрәме үткәрде. Республиканың 4 районыннан 26 гаилә өчен “Татарский страус” дигән тәвә кошлары  фермасына экскурсия оештырылды.

Кунаклар тәвә кошлары турында бик күп кызыклы фактлар белде.  Бәйрәм коймак белән чәй эчү һәм балаларның понида йөрүләре белән тәмамланды.
Республиканың мәгълүмати-методик үзәге белгечләре якын туганнарга бергә җыелып очрашырга биргән мөмкинлекләре өчен “Татарский страус” фермасы хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International