Менделеевск “Камские зори” тәрбияләнүчеләренә балалар ышаныч телефоны турында сөйләделәр

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
Менделеевскның “Камские зори” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Халыкара балалар ышаныч телефоны көне алдыннан тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары һәм  туганнары белән очрашу узды. Приют белгече һәрбер катнашучыга ата-аналар белән балалар арасында булган мөнәсәбәтләрне җайлау турында мәгълүмат бирде.
    Ул балалар ышаныч телефоны турында аңлатты. 8-800-2000-122 телефонына шалтыраткан һәрбер бала экстрен психологик ярдәм ала алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International