Бүген Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты белгечләре олы буын өчен профессиональ ориентацияга багышланган “Һөнәрләр фестивале” викторинасы уздырды. Чара укучыларның киләчәк һөнәрләрен сайлаганда төптән уйлап эш итүләренә юнәлдерелгән.
Викторина барышында балалар һөнәр сайлауның төп принциплары белән танышты.
Чарада профессиональ ориентацияга юнәлдерелгән уеннар уйнатылды. Кокурслар ярдәмендә укучыларның хезмәткә социаль һәм профессиональ мөнәсәбәтләре билгеләнде.