Алексеевск районы “Забота” социаль приюты тәрбияләнүчеләре ышаныч телефоны буенча экстрен ярдәм күрү ысуллары белән танышты

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
Алексеевск районының  “Забота” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан рәсемнәр конкурсы үткәрделәр.
    Тәрбияләнүчеләр белән экстрен ярдәм күрү ысуллары турында аңлатылган “Когда важно быть услышанным” дәресе үткәрелде. Балалар ышаныч телефонына шылтыратып та карый алды. Күп балалар үз тормышларында булган авыр хәлләрдән чыгу юлын гына түгел, ә якыннарына да ярдәм итәргә телиләр икән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International