Түбән Каманың “Веста” үзәге белгечләре Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар циклы оештырган

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга  социаль  ярдәм  күрсәтү үзәге белгечләре социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр өчен Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар циклы оештырды.

Үзәк хезмәткәрләре Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре белән берлектә 35 гаилә өчен “Венец всех ценностей – семья” дигән чара уздырды. Очрашу котлау сүзләре белән башланды, Түбән Камада яшәүче халыкларның гаиләләрендә булган гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыручы экскурсия белән дәвам итте. Балалар төрле эстафеталарда бик теләп катнашты.

Бу вакытта “Веста” үзәге белгечләре ата-аналар белән мәгълүмати-аңлатмалы әңгәмә алып барды. Җәйге каникул вакытында куркыныч хәлләргә эләкмәс өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен балаларга дөрес аңлата белү турында сүз барды.

Социаль ярдәмгә мохтаҗ 18 бала өчен “Моя семья – моя радость!” дигән интерактив дәрес уздырылды. Балалар “Аплодисменты”, “Продолжи пословицу”, “Отгадай загадки” конкурсларында актив катнашты. Дәрес нәтиҗәсендә балалар гаиләнең ничек мөһим булуын, мәхәббәт, бер-береңне хөрмәт итү төшенчәләре турында белделәр.

“Веста” үзәге белгечләре Камские Поляны ЗАГС муниципаль оешмасы белән “Формула семейного счастья” чарасы оештырды. Чарада 18 хатын-кыз катнашты. Үзәк психологы катнашучылар арасында гаилә әгъзалары белән узара бәйләнешләрне җайлауга юнәлдерелгән тренинглы күнегүләр үткәрде. Ахырдан барлык катнашучыларга гаиләдәге атмосфераны яхшырту турында мәгълүматлы буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International