Норлат «Гармония» үзәгендә негатив бәйлелекләрне профилактикалау мәсьәләсе буенча очрашу үтте

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
    Бүген Норлат “Гармония” халыкны социаль тәэмин итү компекслы үзәгендә Түбән Кама наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте идарәсенең баш белгече Гөлнара Хәбибуллина булып кайтты. Белгечнең үзәккә килүенең төп максаты  халык арасында алкоголь һәм наркотиклардан бәйлелекне профилактикалау буенча үзәкнең алып барган эшчәнлеген тикшерү тора.
    Гөлнара Фидаиль кызын зыян гадәтләргә бәйле хатын-кызлар белән эш итү үзенчәлекләре, аларны тернәкләндерү процессына иҗтимагый оешмаларны җәлеп итү  мәсьәләләре кызыксындырды. Шулай ук ул “Гармония” үзәге каршында эшләүче “Открытое сердце”  зыянлы гадәтләрдән бәйле булган аналар клубы очрашуында катнашты. Гөлнара Хәбибуллина белән Түбән Камадан килгән  “Шанс” төркеме вәкилләре дә үз тәҗрибәсе белән бүлеште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International