Яр Чаллы “Доверие” үзәге директоры Халыкара форумда чыгыш ясаячак

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

18нче майдан 19нчы майга хәтле Яр Чаллының “Доверие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Эльвира Мифтахова Мәскәү шәһәрендә үтүче “Социальные аспекты активного долголетия-2015” Халыкара форумында катнашачак. Эльвира Рәшит кызы “Яр Чаллының “Доверие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өлкән гражданнарның озын гомерләрен саклауга булышлык күрсәтү эшчәнлеге” турындагы доклад белән чыгыш ясаячак.

Үзәкнең директоры өлкән гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү буенча җыйган тәҗрибә турында сөйләячәк. Шул исәптән яңа технологияләр кертү, социаль проектларны гамәлгә ашыру, шәһәрнең өлкән гражданнарының озак яшәүләрен саклауны актив дәвам иттерү хакында сөйләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International