Шушы көннәрдә Зәйнең “Радость” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре ведомствоара социаль яклау һәм ведомствода учётта торучы 24 гаилә өчен бер көнлек максатлы заезд оештырды.
Үзәк хезмәткәрләре “Родительский университет” эшчәнлеге кысаларында яшүсмерләрнең ата-аналары белән “Зыянлы гадәтләрдән ничек арынырга”, “Яшүсмерләрнең алкоголь эчемлекләр эчү мотивлары”, “Ышаныч телефоны яки ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә?” дигән темаларга әңгәмә уздырды.
“Шаг за шагом” наркоманияне социаль профилактикалау программасы кысаларында “Родители и дети: противостояние или сотрудничество” психологик дәресе оештырылды.
Гаилә көненә багышланган социаль-анимациялы “Родительский дом” чарасы барлык балалар һәм ата-аналарны ямьле залда җыйды. Монда барысы да гаиләнең төп хәзинәсе – мәхәббәт, хөрмәт, үзара ярдәм итү турында мәгълүмат алды.
Викториналар коммуникатив күнекмәләрне үстерергә ярдәм итте, барлык катнашучылар уңай эмоцияләр алдылар. Чара татлы тәм-томнар ашап чәй эчү белән тәмамланды.
Заезд “Вещам - вторая жизнь” акциясе белән тәмамланды.