Шушы көннәрдә Халыкара балалар өчен ышаныч телефоны көне уңаеннан Теләче районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләре ирекле волонтерлар белән берлектә Кече Кибәхуҗа мәктәбенең 1 – 9 сыйныф укучылары белән очрашу уздырды.
Белгечләр сүзләренә караганда, балалар ышаныч телефонының төп максаты – нәниләрне үз эченә бикләнүдән саклап калу гына түгел, ә балаларга начар мөнәсәбәт булган гаиләләрне тиз арада ачыклау һәм аларны тиешле тәрбия белән тәэмин итү. Шулай ук укучыларга ышаныч телефоны турында буклетлар һәм визиткалары таратылды.