Балтач районында “Лучшие из лучших” конкурсына нәтиҗәләр ясалды

2015 елның 29 мае, җомга

Март һәм апрель айларында  Биек Тауның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге нигезендә эшләүче  “Волонтер” үзәге волонтер отрядлары арасында “Лучшие из лучших” конкурсы игълан итте. Конкурс максаты булып Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган төрле чара һәм акцияләр уздыру тора. Конкурста 13 волонтер отряды катнашты.

Шушы көннәрдә Балтач районында үз иреклеләр балы узды, шунда конкурска нәтиҗәләр ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшылары Кугунур һәм Малолызин авыл җирлеге отрядлары булган. Алар диплом һәм “Лучший волонтерский отряд” статуэткасы белән бүләкләнде.

Катнашучылар игътибарына “Волонтер” үзәге эшчәнлеге турында презентация күрсәтелде, “Наз хәбәрләре” дигән газета таратылды.

Чараның ахырында “Мы потомки побдедителей – за ЗОЖ” спартакиадасы үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International