Республиканың мәгълүмати-методик үзәгендә “Я имею право на любовь” республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды

2015 елның 29 мае, җомга

Хокук бозу, наркомания, балигъ булмаганнарның үз-үзенә кул салу очракларын профилактикалау чаралары кысаларында  Биек Тау районы мәктәпләрендә укучы балалар арасында “Я имею право на любовь” республика балалар рәсеме конкурсы үткәрелгән иде.

Жюри игътибарына 54 рәсем тәкъдим ителде. Алар Казанга Республиканың мәгълүмати-методик үзәгендә “Я имею право на любовь” республика конкурсында катнашырга җибәрелде.

Кичә “Я имею право на любовь” республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Тантаналы чарада Биек Тау районы белем бирү учрежденияләреннән 9 бала катнашты. ТР Кеше хокукларын саклау вәкиле Сәрия Сабурская балалар белән кеше хокукы турында кызыклы әңгәмә алып барды, дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләде. Бәйрәмнән соң балалар ФАН24 күңел ачу комплексына юл тотты, “Траттория” ресторанында банкетта булды.

“Өмет” үзәге белгечләре балаларны конкурста җиңүләре белән котлый, киләчәктә дә иҗат уңышлары тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International