«Апрель» тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре социаль учрежденияләр карамагындагылар өчен бәйрәм оештырган

2015 елның 29 мае, җомга

Шушы көннәрдә “Олимп” комплексында “Апрель” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре “Дом Рональда Макдональда” хәйрия фонды  вәкилләре белән берлектә  балалар спорт бәйрәме үткәрде.

Спорт залында тернәкләндерү һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләреннән балалар җыелды. Балаларны туплар, шарлар һәм тонельләр белән күңелле эстафеталар куандырды, алар зур парашют белән уен уйнады.  Бәйрәм ахырында барлык катнашучыларга да бүләкләр бирелде, истәлекле фото ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International