Бүген Теләченең «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, бәйрәм чарасы үткәрделәр.
Бу чарада төрледән-төрле уеннар уйнатылды. Ахырдан мөмкинлекләре чикле булган балаларга истәлекле бүләкләр, уенчыклар һәм баллы ашамлыклар тапшырылды.