Чистайның “Салават күпере” үзәгендә спорт-сәламәтләндерү эстафетасын үткәргәннәр

2015 елның 29 мае, җомга

Бүген Халыкара балалар яклау көнен билгеләү уңаеннан Чистайның “Салават күпере” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре балигъ булмаган балалар белән “Веселые старты” спорт-сәламәтләндерү эстафетасын үткәрде.

Чараның максаты булып социаль негатив күренешләрне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау тора. Ярышлар күңелле узды. Балалар буш вакытны спорт белән шөгельләнеп үткәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде.

Чара ахырында балалар хуш исле чәй эчте, истәлекле фото ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International