ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Түбән Каманың “Веста” үзәге белгечләре “Жизнь без наркотиков!” акциясе кысаларында социаль хезмәттә мохтаҗ гаиләләрнең балалары арасында чара үткәрде. Чараның максаты  - сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяту, тартуга начар мөнәсәбәт формалаштыру.
Кичә Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге директоры Татьяна Мыльникова  “ТР авыр тормыш хәлендә булучы балаларга медико-социаль ярдәм оештыру” районара семинарында чыгыш ясады.
Шушы көннәрдә Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә ведомствоара патронатта торучы балалар өчен “Жизнь без наркотиков”  республика антинаркотик айлыгына багышланган чаралар рәте узды.
Бүген Татарстан Республикасы  кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  “Я имею право на любовь”  -  “Мин яратылырга хокуклы” республикакүләм балалар рәсем конкурсының нәтиҗәләре буенча тантаналы чара узды. Анда Балтач районыннан 5 бала катнашты.
Бөгелмәнең “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Волонтер” үзәге вәкилләре белән берлектә Бөтендөнья тәмәкесез көнгә багышланган “Выбор за тобой” акциясе уздырды.
Китапханәдә эшләүчеләр базасында күптөрле мәдәни программа һәм чаралар бар. Китапханә хезмәткәрләре Менделеевск районы “Берег надежды” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләнү бүлегендә еш булалар. Алар үзәктә тернәкләнү курсын үтүче өлкән һәм инвалидларны күп еллар дәвамында үзләренең чаралары белән шатландыра.
Биек Тауның “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өйдә хезмәт күрсәтү кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналары белән тернәкләнү эше алып бара.
Бүген Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләнү үзәгендә логопедия буенча “Путешествие с колобком по весеннему лесу” ачык дәресе үтте.

Бүген Тукай районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге янында “Жизнь без наркотиков” акциясенә багышланган “Здоровые друзья” квесты үтте.


27
май, 2015 ел
чәршәмбе
Статистик мәгълүматларга караганда, 26 нчы майга республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17431 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 261  кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе дә кимеде һәм бүгенге көндә 0,85% күрсәткечендә саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International