Юл йөрү иминлеге буенча глобаль атналык үткәрү кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләле балигъ булмаган балалар өчен Казан шәһәре буенча РФ МВД идарәсенең ЮХИДИ бүлеге вәкилләре белән очрашу оештырды. Чараның максаты балаларның юлларда травма алу очракларын профилактикалау һәм юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру.
Чараны оештыручылар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлатты. Балалар аеруча кызыксыну белән тематик биремнәрне карады.
Чара ахырында ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларга “Юлларда куркынычсызлык азбукасы” буяу китабы, календарь, беләзек һәм “Мин һәм минем куркынычсызлыгым” дигән мәгълүмати буклетлар бүләк итте.