Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре “О, спорт, ты – жизнь” дигән клуб сәгате үткәрде. Чара “Жизнь без наркотиков” Республика антинаркотик акциясе һәм “Мин яшәүне сайлыйм” программасы кысаларында үткәрелде.
Чарада өлкән төркем балалары катнашты. Балалар спортның файдасы турында бик теләп аралашты, шулай ук үзләре турында сөйләде.
Чарадан соң балалар тәрбиячеләре белән бергә урамга чыгып ролик һәм велосипедларда йөрде. Бөтенесе дә үзара аралашудан уңай тәэсирдә калды.