Шушы көннәрдә Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында ИТ-парк хезмәткәрләре булып кайтты.
Кунаклар быел инде өченче тапкыр килә. Бу юлы алар приютның тирә-ягын яхшыртырга ярдәм итте: алмагачларны казып чыгарды, клумбаларны чистартты, куак һәм чәчәкләр утыртты.
Алар шулай ук компьютер сыйныфындагы компьютерларны диагностикалады, антивирус программалары урнаштырды. Технопарк командасы интернат тәрбияләнүчеләрен Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады, фотоаппарат һәм азык-төлек наборлары бүләк итте.