Балаларны яклау көне уңаеннан Питрәч районының “Шатлык” приютына бүләкләр һәм котлаулар белән кунаклар килде. “Ашан” хәйрия фонды һәм “Гаилә” халыкны социаль яклау үзәге вәкилләре балаларга бәйрәм кәефе бүләк итте.
Әлеге көнгә багышлап тәрбиячеләр сабыйлар белән бергәләп бәйрәм чарасы әзерләгән иделәр. Балалар зур теләк һәм шатлану белән конкурсларда катнашты, җырлар җырлады, куңел ачты.
Балаларга сөенеч бүләк иткәннәре өчен “Шатлык” приюты хезмәткәрләре хәйриячеләргә олы рәхмәтләрен җиткерә.