Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты “Алтын яшь” активистлары белән берлектә балалар өчен “Урман һөнәрханәсе” дип исемләнгән күргәзмә оештырдылар.
Гадәттәгечә, әлеге чара Александровский паркында узды. Күңелле уеннар, батутта сикерү, тәм-томнар барлык катнашучыларны да шатландырды. Паркта һөнәрханә дә оештырылды, биредә балалар оригами техникасында чәчәкләр ясадылар. Ата-аналар да балаларына ярдәм иттеләр. Иң кечкенә катнашучыга бары тик 4 яшь иде.