Матур балачак бәйрәме 1 июнь көнне район үзәге Актанышта “Яшьлек” милли мәдәни үзәге каршындагы мәйданда “Һәрвакыт булсын кояш” исеме астында үтте. Бәйрәмне ачу өчен сүз алган Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова әлеге бәйрәм чарасына килгән балаларны котлап аларга уңышлар теләде. Театральләштерелгән тамаша балаларга төрле уеннарда, конкурсларда, мастер классларда катнашу мөмкинлеге тудырды. Актаныш үзәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр үзләренең матур концерт номерларын тәкъдим иттеләр.
“Игелек үзәге” 2015 ел башында “Без бергә” социаль проекты белән катнашып грант откан иде. Әлеге проектны реализацияләү максатында сәламәтлеккә туймаган балаларны реабилитацияләү өчен авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау фонды тарафыннан акча бүлеп бирелде. “Һәрвакыт булсын кояш” гаилә бәйрәме дә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сау-сәламәт чордашлары белән аралашуын тәэмин итү бурычын куйды. Бәйрәмдә катнашкан балаларга йомшак уенчыклар, спорт җиһазлары, Фонд символикасы төшерелгән бейсболкалар, кружкалар бирелде. “Без бергә” проекты балаларга һәм аларның әти-әниләренә онытылмас мизгелләр бүләк итте, алга таба да бергә эшләргә чакырды.
Алда көтеп алынган җәйге озын каникуллар. Балалар каникул вакытында һәркайсы үзенә кызыклы шөгыль табар, файдалы итеп ял итәр, укуда һәм иҗатта яңа казанышларга ирешү өчен көч туплар дигән өметтә калабыз. Һәр гаиләнең үз кояшы – балалары сау-сәламәт булсын, аларга һәрвакыт бәхет юлдаш булсын.