Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортның “Алтын яшь” волонтерлары тәмәке тартуга каршы “Иркен сула” акциясен уздырдылар.
Активистлар, шул исәптән яшьләр дә олылар да, урамннан узып баручыларга никотинның зыяны турында сөйләделәр. Тартучыларга тәмәкене баллы кәнфиткә алыштырырга тәкъдим иттеләр. Кешеләр арасында, хәтта, тәмәкене бердә тартмаганннар да очраган, бу күренеш бик тә куандырган.