Бөгелмәнең “Радуга” үзәгендә наркоманияне профилактикалау чарасын уздырдылар

2015 елның 2 июне, сишәмбе

             Шушы көннәрдә Бөгелмәнең “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече “Не отнимай у себя ЗАВТРА” дип исемләнгән сәламәтлек дәресен уздырды.

Әлеге чарада түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: "Наркотиклар организмга ничек зыян итә?", "Ни өчен яшүсмерләр наркотик куллана башлый?”, “Наркотик куллану нәрсә белән яный?" һәм башкалар. Психолог әлеге катлаулы сорауларга җавап бирде,  ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә булганын аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International