Бу көннәрдә Лениногорск районың “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы балалар өчен “Буяулар фейервергы” дигән бәйрәм оештырды. Чарада ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдән 30 бала катнашты.
Бәйрәм чарасы күңелле музыка һәм клоун чыгышыннан башланды. Балалар төрле спорт ярышларында актив катнаштылар, кәефләрен күтәрделәр.
Әлеге чара Баларны яклау көне кысаларында узды.