Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Организация реабилитационного досуга инвалидов и граждан пожилого возраста посредством акватерапии» дип исемләнгән программа эшләп килә. Әлеге дәвалану чарасы юкка сайланмаган, акватерапия стресс хәленнән чыгару өчен еш кулланыла. Метод ярдәмендә психологик проблемаларны чишү җиңелләшә.
Җәй җитү белән интренат-йортта дәвалану чарасын кабат куллана башладылар. Идел елгасы буенда интернат-йортта тәрбия алучылар суда коендылар, саф һава белән суладылар.