Кичә Биектау районының Усад урта белем мәктәбендә“Таттелеком” ААҖ вәкилләре Биектау районының “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ярдәме белән Баларны яклау көненә багышланган чара уздырдылар.
Бәйрәмдә балигъ булмаганнар, Усад мәктәбе укчылары һәм үзәк карамагы астында булган балалар катнашты. Аниматорлар төрле уеннар, ярышлар үткәрделәр, бүләк өләштеләр.
Чараның азагында барлык катнашучыларга туңдырма таратылды. Ата-аналар һәм балалар үткәрелгән бәйрәмнән бик канәгать калдылар, киләчәктә мондый чараларда катнашырга теләк берделделәр.