Бу көннәрдә Минзәләнең “Умырзая” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбия алучылар өчен сихри аланга сәяхәт оештырылды.
Барлык балалар һәм әти-әниләр төрле конкурсларда, викториналарда катнаштылар. Һәр ромашка саен тәрбияләнүчеләрне сюрприз көтте. Сюрприз – "Шоу мыльных пузырей" тамашасы иде. Үз чиратында конкурста катнашучылар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады.
Сәяхәт ахырында балаларны тәм-томнар,туңдырма һәм җиләк җимеш көтте.