Бүген Балтач районының “Наз” үзәге белгечләре һәм ДЦ «Волонтер» СДР РТ активистлары район Сабантуенда актив катнаштылар. Алар балалар белән бергәләп кисеш уены, капчык киеп һәм йомырка белән йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннар оештырдылар.
Бүген Чистайның “Салават күпере” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Наркотиксыз тормыш” айлыгы кысаларында балалар өчен «Скажи уверенное - НЕТ» дигән дәрес үткәрелде.
8 июньдә Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара үткәрелә. Биредә “Социаль тәэмин итү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” дигән конкурска йомгак ясалачак. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда ял көннәре хакында күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Норлатның “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә чираттагы җыелыш узган. Биредә үзәкнең җитәкчесе Елена Пичушкина катнашкан. Ул 442 нче номерлы яңа Федераль Закон кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә булачак үзгәрешләр турында сөйләгән. Чарада “Наркотиксыз тормыш” айлыгы багышланган "Территория здоровья" дигән буклетлар да таратылган.
Бүген Алексеевскийның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен мәдәният йортында “Дөнья балаларына сәлам юллыйбыз!” дигән чара узды. Балалар “Куркуның күзләре зур” дигән әкият карадылар.
Бүген Бөгелмә районының “Возрождение” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Дадим планете жизнь» дип исемләнгән экологик марафон уздырдылар.