Шушы көннәрдә Баулының “Радость” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тантаналы рәвештә балалар мәйданчыгы ачылды. Чарада Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, Татарстан Дәүләт советы депутаты Ирек Салихов катнашты.
Кукмараның "Тылсым" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә балаларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирәләр. Бу уңайдан алар өчен күп кенә чаралар уздырыла. Мисал өчен, күптән түгел генә «С чего начинается Родина» дип исемләнгән чара узган.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре балалар өчен «Помни каждый гражданин, что их номер 01!» дигән чара уздырдылар. Биредә җиде яшьтән алып сигез яшькә кадәр 25 бала катнашты.
Чирмешән районында сәламәтлек саклау, мәгариф оешмалары, социаль яклау бүлеге, полиция вәкилләре белән берлектә түгәрәк өстәл оештырылды. Белгечләр хәмер куллануның проблемалары турында фикер алышты.
Россия Федерациясе Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы нигезендә социалогик сораштыру өчен сораулар исемлеге әзерләнгән. Аның төп максаты даими яшәү урыннарыннан читтә эшкә урнашу мөмкинлекләрен билгеләү.
Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре социаль ярдәмгә мохтаҗ балигъ булмаганнар өчен Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан аттракционнар паркына сәяхәт оештырдылар. Чарада барлыгы 50 бала катнашты.
“Тәтеш балкышы” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең белгечләре ел саен уздырылучы “Балага ярдәм ит” дигән хәйрия акциясен оештырдылар. Әлеге чарада физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен, бигрәк тә аларны тәрбияләр өчен кирәк яракларны булдыру максаты белән акча җыелды.